يَقُولُ ابْنُ آدَمَ مَالِى وَهَلْ لَكَ يَا ابْنَ آدَمَ مِنْ مَالِكَ
إِلاَّ مَا أَكَلْتَ فَأَفْنَيْتَ أَوْ لَبِثْتَ فَأَبْلَيْتَ أَوْ تَصَدَّقْتَ فَأَمْضَيْتَ*

«Адәм баласы: малым-малым дип йөри, ий, адәм баласы, синең бу нәрсәләрдән башка малың бармы? Ашадың да бетердең, кидең дә туздырдың, садака бирдең дә Кыямәт көне өчен сакладың!..» ( Сахих Мөслим: 2 к, 384 б; Әхмәт бине Хәнбәл мөснәде: 4 к, 24 б. )

Дөрес, адәм баласының шушы өчтән башка бер нәрсәсе дә юк. Боларның да соңгыларыннан башкасы хасият-сезләр һәм булган да беткәннәр, бу көндә инде үзләре дә юк. Хәдис шәриф боларга мал исеме бирсә, халыклар үз-ләре үткән эшләре белән мактанып йөргәнлекләреннән генә аларның гакыйдәләренә күрә генә бирәдер. Бу көн өс-ләренә киячәк һәм ашарга-эчәргә хәзерләгән нәрсәләре дә бетәчәк һәм тузачактыр. Шуның өчен ашау-эчү, кию-салу нәрсәләрен адәм баласы үзенең малы санап торуы сукырлыктыр. Бәлки адәм баласының бөтен малы ахирәт өчен биргән садакасы һәм кылган яхшылыкларыннан гына гыйбарәт булып, шуннан башка бер нәрсәсе дә юк.

Хәдис шәриф әхлакны төзәтү белән боера, ачкүзлелек һәм саранлык кебек нәрсәләрдән саклану хакында тәнбиһ итә. Инсаннарда була торган кәмаләтнең төрләре бик күп булса да, аларны өч нәрсәгә җыеп бетерергә мөмкин: игъ-тикадны дөресләү, тереклекне гүзәл кылу, нәфесне төзәтү.

Үзенең малы юк дип белгән һәм бу көн үз кулында булган малларның үз кулы белән яхшы юлларга биргән өлеше генә үз файдасына ярауны аңлаган кеше игьтикадын дөресли, халыклар белән гүзәл тереклек итә һәм малын изге юлларга сарыф кыла.