20 апрельдә, Ураза бәйрәме уңаеннан, Казан телебашнясы бәйрәм утлары белән яктыртылачак.

Төрле төстәге утлар белән телебашня 19:00 сәгатьтән 23:00 сәгатькә кадәр балкыр дип көтеп калына.

Бәйрәм төнендә манарада татар милли орнаментлары һәм «Ураза-байрам»язуы белән светодинамик шоу уйналачак. Телебашняның биеклеге 180 метр тәшкил итә.

Казан телебашнясын бизәү Татарстан башкаласында бәйрәм атмосферасын тудырачак, халыкка һәм кунакларга Ураза бәйрәме символларыннан булган гомумкешелек кыйммәтләре турында искә төшерәчәк.

ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин «Татарстан Республикасы РТПЦ» РТРС филиалы җитәкчелегенә мөселман календаре буенча иң мөһим даталарның берсенә игътибар һәм хөрмәт күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерделәр.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда беренче тапкыр мөбарәк ай уңаеннан җәмәгать урыннарын иң яхшы бизәүгә «Нурлы Рамазан» конкурсы игълан ителде. Конкурс республикада Рамазанның бәйрәм атмосферасын булдыруга ярдәм итә.