*يَهْرَمُ ابْنُ آدَمَ وَيَشُبُّ مِنْهُ اثْنَانِ الْحِرْصُ عَلَى الْمَالِ وَالْحِرْصُ عَلَى الْعُمْرِ*
        «Адәм баласы картая һәм картаюы нисбәтендә ике нәрсәсе яшәрә бара: мал белән озын гомергә комсызлык».   (Сахих Мөслим: 1 к, 285 б; Сөнән Ибне Мәќә: 2 к, 290 б)
Адәм баласы дөньяда тору нисбәтендә малга һәм озын гомер сөрүгә комсызлыгын арттыра бара. Хәдис шәриф исә шуны яшәрә бара дип әйтә.
Инсаннарның яшьләре арту нисбәтендә гомер белән малга хирыслары арту табигый эш. Бу хирыс хакында бө-тенләй начар дип хөкем итәргә мөмкин түгел. Хәдис шәриф тә бу хакта сүз әйтми. Бәлки бу хирысның начарлыгы, нәтиҗәгә карап булырга тиешле.
Бер кеше, әгәр шушы табигый хәлне болынга җибәргән хайван кебек үз ихтыярына җибәрсә, юлга салыр өчен тырышмаса һәм шуңа күрә хирыс, малның затына, гомернең үзенә генә юнәлсә, бу вакытта бу хирыс бик яман бер сыйфат булыр. Чөнки бу хәлдәге кеше үзенең бер иптәше, яшьтәше, бәлки үзеннән бик яшьләрнең күчүләрен, ахирәт йортына сәфәр итүләрен һәр көн күреп һәм ишетеп торган хәлдә, гүя үлем үз башына киләчәк түгел бер нәрсә кебек уйлар һәм әзерләнмәс, тәүбәсен кичектерер, гыйбадәт һәм гамәлләрен дә әһәмиятсез калдырыр һәм гел мал арттыру һәм озак яшәү хыялы белән йөрер. «Үзең мәнфәгатен күрми, күрә алмый торган малдан ни файда бар? Ни үзең һәм ни башкалар өчен терәк була алмаган һәм соңыннан урыны буш калды, дип сөйләнергә һәм сагынырга лаек булмаган гомерне озайтып йөрүдә ни мәгънә бар?..» мәгънәсендәге сүзләр белән үз-үзен хисап итә алмас. Исем кушылган вакытындагы азан үзенә җеназа намазы укылыр өчен әйтелгәнлеген фикеренә китермәс.
Әгәр дә мәзкүр табигый хәлне адәм баласы үзенең акылы белән тәрбия итсә, Коръән һәм Сөннәт нәсыйхәт-ләре белән туры юлга юнәлтсә һәм шул сәбәптән мәзкүр хирысны гомуми мәнфәгатьләргә (дин һәм милләт юлына сарыф итү өчен мал белән гомергә) эшләтсә, ул вакытта бу хирыс инсаннарның йөреш-торышлары гүзәлләшүгә, әх-лаклары төзәлүгә сәбәп булганлыктан, әлбәттә, макталгандыр.
Сүзнең кыскасы: мал һәм гомергә хирыслык – әгәр ахирәткә кызыгу һәм мәхәббәт белән китүгә киртә булмаса, яман түгел, бәлки яхшыдыр. Әмма ахирәт сәфәрен дошман күрүгә сәбәп булган хирыс, кирәк яшь һәм кирәк карт кешедә булсын, әлбәттә, яхшы булмас.
Дөньяда тора белү – зур һөнәр, әмма үлә белеп үлү – аннан да зур һәм кыйммәтле һөнәр. Эшләргә мөмкин бул-ган кирәкле һәм файдалы эшне һич тә кичектерергә ярамый, форсатны үткәрү дөрес булмый. Мең ел торучы кебек эш эшләргә һәм кәсеп кылырга кирәк һәм шуның белән бергә бу сәгатьтә дөньядан үтәчәк кеше кебек ахирәт өчен дә хәзерләнергә кирәк. Бу ике хәл бер-берсенә каршы түгел, бәлки аң һәм акыл белән йөрүчеләр өчен бу эшләрнең берсе  икенчесе өчен ярдәмчедер.
«Балалар әле яшь, шуның өчен аларны бөтәйтеп калдырыйм, авырлыкка төшмәсеннәр, мохтаҗ булып, кеше ишекләрендә йөрмәсеннәр!» – дип кәсеп итү, байлык күбәйтү начар эш түгел. Шуның белән бергә балаларга яхшы тәрбия бирелгән, васыятнамә язылган, алачак-бирәчәкләр, бурыч һәм амәнәтләр дәфтәрләргә беркетелгән, Аллаһыга булган вазифалар үтәлгән һәм бәндәләргә бирәчәк хаклар бирелгән, эшләр тәмам булган булырга тиешле.