يَا مَعْشَرَ مَنْ آمَنَ بِلِسَانِهِ وَلَمْ يَدْخُلِ الإِيمَانُ قَلْبَهُ لاَ تَغْتَابُوا الْمُسْلِمِينَ وَلاَ تَتَّبِعُوا عَوْرَاتِهِمْ فَإِنَّهُ مَنِ اتَّبَعَ عَوْرَاتِهِمْ يَتَّبِعِ اللهُ عَوْرَتَهُ وَمَنْ يَتَّبِعِ اللهُ عَوْرَتَهُ يَفْضَحْهُ فِي بَيْتِهِ
       
«Әй, телләре белән иман китереп тә, иманнары күңелләренә кермәгән җәмәгатьләр! Мөселманнарның гайбәтләрен сөйләмәгез, аларның кимчелекләрен казынып, чокчынып тормагыз, кем дә кем мөселманнарның кимчелекләрен тикшерсә, Аллаһы Тәгалә дә аның үз кимчелекләрен тикшерер. Аллаһы Тәгалә кемнең гаебен тикшерсә, аны үз өендә мәсхәрә кылыр!» (Сөнән Әбњ Давыт: 2 к, 321 б; Әхмәт бине Хәнбәл мөснәде: 4 к, 421 б.)
       
Хәдис шәриф гайбәт сөйләүчеләрне, мөселманнарның гаепләрен тикшереп шөгыльләнүчеләрне, «телләре белән иман китереп тә, иманнары күңелләренә кермәгән» дип хәбәр бирүдә бик зур куркыту бар. Теле белән иман китереп тә, күңеле белән иман китермәгән кеше монафыйк булганлыктан, шундый хәлләрдә булучылар монафыйк дип аталган булалар.
       
Һәркем үз хәлен үзе тикшерергә һәм шушы хәдис белән үлчәп карарга тиешле.