Нурлат гимназиясендә 9 нчы сыйныф укучыларына аттестатлар тапшырылды

30 июньдә Нурлат гимназиясендә 9 нчы сыйныф укучыларына төп гомуми белем бирү турында аттестатлар тапшыру тантанасы узды.

Гимназия директоры, директор урынбасарлары, укытучылар һәм ата-аналар укучыларга үгет-нәсыйхәтләр белән мөрәҗәгать иттеләр.

Мәгариф бүлеге вәкилләре дә чарада катнаштылар. Укыту-методик эш буенча мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Гөлфия Гафурова 9а сыйныф укучысы, физика буенча олимпиаданың региональ этабы җиңүчесе Савелий Федоровка «Сәләтле балалар»хәйрия фондыннан Рәхмәт хаты һәм акчалата премия тапшырды.

Оцените статью
Добавить комментарий