*يَقُولُ اللهُ سُبْحَانَهُ الْكِبْرِيَاءُ رِدَائِى
َنْ نَازَعَنِى وَاحِدًا مِنْهُمَا أَلْقَيْتُهُ فِي النَّارِ*وَالْعَظَمَةُ  إِزَارِى فَم

«Аллаһы Тәгалә: «Олуглану Минем ридам һәм бөеклек Минем изарым. Кем дә кем шул ике нәрсәнең берәрсен Миннән салдырса, Мин аны утка ташлармын»,– ди». (Сөнән Ибне Мәќә: 2 к, 282 б.)

Ягъни, шәфкать һәм мәрхәмәт, гадәләт һәм юмартлык кебек Аллаһы Тәгаләнең сыйфатлары белән холыклану мөмкин булса һәм яраса да, олуглык һәм бөеклек кебек сыйфатлар белән холыклану бәндәләр өчен мөмкин һәм дөрес түгел. Андый кешеләргә нинди җәза булачагы бу хә-дистә ачык бәян кылына.

Дөньяда иң элек мәртәбә кылынган гөнаһ тәкәбберлек булды, шайтан олугланды, Аллаһы Тәгаләнең әмеренә итәгать итмәде. Бу гамәленең җәзасы дөньяда ук килде. Тәкәбберлек кылучылардан һәрберсенең җәзасы да, ихти-мал, дөньяда килеп бетми торгандыр, ләкин аның килүеннән имин булырга ярамый. Тәкәбберлек бары үзен-үзе танымаудан гына була торган нәрсә. Үзен-үзе яхшы танучы кеше тәкәббер булмый.

Рәсүлүллаһ тәкәбберлектән саклану хакында бик әһәмиятле вәгазьләр кыла һәм бу турыда куркыта иде. Яхшы киенеп йөрүче сәхабәләрдән берсе үз хәленнән куркуга төшеп, Рәсүлүллаһка килде дә: «Йә, Рәсүлүллаһ! Матур йөрергә яратам, үзең дә беләсең, хәтта башмак бауларымның да кешеләрнекеннән яхшырак булуын телим, алардан түбән каласым килми, инде бу эшләр дә тәкәбберлеккә керерме?» – дип сорады. Рәсүлүллаһ аңа каршы: «Юк, тә-кәбберлек дип хак эшкә карышу һәм кешеләрне кимсетүгә әйтелә – диде. ( Сөнән Әбњ Давыт: 2 к, 212 б.)

Рәсүлүллаһның бу сүзен һәркем үз хәле хакында мизан кылырга һәм һәрбер мөгамәләсен шуңа үлчәп торырга тиешле. Яхшы киемнәр киеп һәм яхшы ат-арбаларда йөрү, зур һәм кыйммәтле биналарда тору, халыкларны хурлау һәм хаклыкка каршылык булмаса, тәкәбберлек саналмый.