Кузнецов Равил Хафиз улы — татар җырчысы,композитор, 1955 елда Сергач районы Камкино авылында колхозчы һәм укытучы гаиләсендә туган.

1970-73 елларда Алабуга, аннары Горький өлкә мәдәният мәгариф училищесында укый. Һөнәре буенча мәдәният йорты хезмәткәре һәм халык уен кораллары оркестры җитәкчесе.

Берничә ел рус сәнгать коллективларында эшли. Шул вакытта үз сүзләренә эстрада җырларына музыка яза башлый.

1990 елда «Алтын ай» ансамблен оештыра . Ансамльнең спонсорлары буларак якташлары, бизнесмен Фаиз Гыйльманов, «Хилял» хәйрия фонды президенты Рәшит Баязитов, Казан бизнесмены Рефад Зарипов ярдәм күрсәтә.

Соңрак, исеме «Изге Ай» дип үзгәртелгән ансамбль илнең төрле төбәкләрендә татар җырын һәм музыкасын тыңлаучылар һәм яратучылар арасында зур уңышларга ирешә.

Равиль Кузнецов ансабльнең солисткасы Бигичева Хәлидә Аббясовна (танылган Хәйдәр Бигичевның бертуганы) белән бергә гаилә корып яши, ләкин, кызганыч, соңгы хәбәрләр буенча — алар аерылышкан.