2023 елның 21 апрелендә мөселман дөньясы Ураза бәйрәмен билгеләп үтәчәк. Ураза тәмамлануга багышланган әлеге бәйрәм, быел изге җомга көненә туры килә.

Ураза гаете Татарстан Республикасы шәһәр мәчетләрендә 6.30 да Коръән аятьләрен укып башланачак һәм 7.00 дә бәйрәм вәгазе белән дәвам итәчәк. Ә бәйрәм намазы 7.30 да укылачак.

Авыл җирлекләрендә гает намазын кояш чыкканнан соң ярты сәгать узгач башларга киңәш ителә.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның бәйрәм вәгазе туры эфирда «Хозур ТВ» телеканалында, шулай ук «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета»телеканалларында күрсәтеләчәк. Моннан тыш, гает интернет-трансляциясен Татарстан мөфтияте сайтында һәм «Хозур ТВ» ютуб каналында карарга мөмкин булачак.

Ураза гаете мөселман дөньясындагы ике иң зур бәйрәмнең берсе булып санала. Ул көнне ир-ат мөселманнар мәчеткә җыела. Алар анда иң беренче эш итеп бәйрам вәгазе тыңлый. Бәйрәм намазын алып баручы имам яки мөфти ураза тотуның фазыйләтләре хакында сөйли, үгет-нәсыйхәтләр бирә. Вәгазь тәмамланганнан соң мөселманнар тигез булып сафларга тезеләләр. Бәйрәмнең төп өлеше — намаз уку башлана. Мөселманнар гает көнне ике рәкагатьле намаз укыйлар, намазның һәрбер рәкагатендә Аллаһны олылап тәкбир әйтелә. Намаз уку белән мәчеттә бәйрәм тәмамлана, кешеләр өйләренә гаиләләре янына таралалар, бәйрәм өйләрдә дәвам итә. Кешеләр бу көнне кунакка йөрешәләр, бер-берсенә бүләкләр бирәләр.