«Динамит агачы» дип йөртелә торган агачтан мөмкин кадәр ерактарак торуың хәерлерәк. Аның җимешләре өлгереп кечкенә ташкабак зурлыгына җиткәч «шартлыйлар», үткен кыйпылчыклар тирә-якка оча.

Бу гадәти булмаган куркыныч агачның ботаник исеме — Хура һәм ул Көньяк Американың яңгырлы урманнарында үсә. Хураның кәүсәсе очлы эре чәнечкеләр белән капланган, бу аңа төрле хайваннар менә алмасын өчен табигый саклану чарасы.

Пешеп җиткәч, Хура җимешләре кечкенә ташкабакка охшап кала һәм көчле шартлый, ул шулай орлыкларын чәчә, шактый ераклыкка (100 м га кадәр) тарата. «Шартлау» тавышы мылтыктан аткан кебек көчле яңгырый. Орлыкларның тизлеге 70 м/ска җитә.

"Динамит агачы" — дөньядагы иң куркыныч агачларның берсе

Шулай итеп агач шактый зур территорияләргә бик тиз тарала.