Гаҗәеп линкод балыгы үз гомеренең һәр көнендә ике дистә тешен югалта, әмма алар урынына шунда ук яңасы үсеп чыга. Барлык 555 теше аның һәрвакыт үз урынында һәм «сугышка» әзер, чөнки линкод, яки тешле терпуг — ерткыч балык.

Линкод теш табибы хезмәтеннән башка да яхшы яши, чөнки аның тешләре турында табигать үзе кайгырта. Әгәр дә, ау коралы булган, тешләре тупасланса ул елгыр табышны тотып кала алмый. Биологик программа бик төгәл эшли: яраксыз тешләр яңасы өчен урын калдырып шунда ук төшә бара.

Линкод балыгы. Тешләре коела бара, шунда ук яңалары үсеп чыга...

Дөрес, линкодның тешләре кешеләрнеке кебек түгел, алар энә кебек вак тешчекләр, ләкин алар крабларның панцирен рәхәтләнеп җимереп ата ала.

Линкод Төньяк Американың көнбатыш ярында, Аляска култыгыннан алып Түбән Калифорниягә кадәр булган территориядә яши. Бу балыкның анатомиясенең тагын бер кызыклы детале бар — аңкауының зәңгәр яки яшкелт төстә булуы, бу югары хлорофиллы диңгез үсемлекләрен ашау аркасында.

Линкод балыгы. Тешләре коела бара, шунда ук яңалары үсеп чыга...

Линкод шактый зур балык. Ул озынлыгы метр ярымга җиткәнче үсә ала һәм аның ите бик тәмле булып санала, шуңа күрә ул балыкчылар арасында бик популяр.

Тешле терпуг — комсыз ерткыч, ул тота алган бар нәрсәне диярлек ашый, аның балыкчылардан һәм яшь терпугларны аулый алган ике төр тюленнан кала табигый дошманнары юк диярлек.