Ерак Португалия киңлекләрендә кызыклы урын бар — ул Кончос дип аталган күлнең уртасындагы гадәти булмаган шарлавык. Аның сере дә бар!
Кончос күле – Серра-да-Эштрела тауларында урнашкан сусаклагыч. Туристлар аны «тишек күл»дип атыйлар. Әлеге күл Португалиянең күп шәһәрләрен су һәм электр энергиясе белән тәэмин итә.
Вакыт-вакыт сусаклагыч эчендә ясалма түгәрәк шарлавык барлыкка килә, аның аша гигант су массасы китә.
Әйтеп үткәнчә, мондый корылмалар халыкны электр һәм су белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирә.
Португалиядәге «тишек күл» эчендәге шарлавык — шактый катлаулы, оригиналь инженерлык объекты. Аның белән башка, Лагоа Комприда исемле, күл арасында тоннель салынган, озынлыгы 1500 м дан артык.