Күп кенә хайваннарның җир тетрәү булачагын берничә сәгать алдан сизүләре күптән билгеле булган.
Җир тетрәүгә каршы тотрыклы төзелеш белгече. П. Москальцовның Ашхабадта язып барган көндәлекләрендә тере организмнарның җир астындагы давылны сизүләренә күп мисаллар китерелә. Мәсәлән, тугыз баллы җир тетрәүгә ике сәгать кала Ашхабад ат заводы абзарларында атлар тояклары белән җирне тырный, каты итеп кешни башлыйлар, аннары бәйдән ычкыналар. Абзар капкасы янында атларны тоталар да үз урыннарына ябалар.
Җир тетрәвенә унбиш минут калгач, атлар абзар ишеген ватып чыгалар да төрле якка чабышып таралалар. Ат караучылар хайваннарны тотарга керешәләр. Шул вакытта җир тетрәп китә, ат абзары җимерелеп төшә.
Күп кенә ашхабадлылар һәм ташкентлылар үзләрен дүрт аяклы дуслар коткарды дип саныйлар. Ашхабад пыяла заводы хезмәткәре ул фаҗигале төнне менә болай сурәтли:
«Ул төнне мин йокларга террасага чыгып яттым. Һәлакәткә бер сәгать кала минем йонлач кечкенә генә этем тынычсызлана, коймага атылып-бәрелә башлады. Ул мине уятты, үзе кровать астына кереп качты да улый башлады. Аннары, качкан урыныннан чыгып, битемне ялый башлады. Ниһаять, мине киемемнән эләктереп алып кроватьтан өстерәп төшермәкче булды. Мин капка янында кемдер йөри торгандыр дип уйладым. Урынымнан тордым да капканы ачтым. Эт урамга ташланды. Ләкин шундук кире әйләнеп килде, минем халатымнан эләктереп алып, йорттан читкәрәк өстери башлады. Мин тротуарга чыктым. Шул вакытта җир селкенеп куйды…»
Ашхабадтагы башка бер кешене, офицерны, ул фаҗига булган төнне шулай ук үзенең якын дусты — овчарка уята. Җир тетрәүгә берничә минут калгач, овчарка бүлмә ишеген ачып керә дә йоклап яткан хуҗасының юрганын өстерәп төшерә. Хуҗа берни булмагандай ята бирә. Шул чакта эт кроватька сикереп менә, улый, хуҗасының аякларын тешли башлый, аннары ишеккә ташлана. Хуҗа исә — эт артыннан. Берничә секундтан соң, инде ишек алдына чыккач, ул йортның җимерелеп төшүен күрә.
Янартаулар атканда эре хайваннарның һәлак булмаулары да очраклы хәл түгел, күрәсең. Мәсәлән, 1956 нчы елның февралендә Камчаткада Безымянная янартавы ата башлаганчы ук, аюлар, үз вакытында өннәреннән чыгып, куркынычсыз җирләргә китәләр.
(«География могҗизалары» китабыннан)