Ата сыерчыклар иртәрәк килә. Үзләренә оя эзләп табалар да сайрарга керешәләр. Башка кошларныкы төсле үк, аларның да җырлары ике мәгънәне аңлата: беренчедән, сайравы белән ана кошларның игътибарын җәлеп итсә, икенчедән, башка ата кошларны кисәтә: бу урынның хуҗасы бар. Ана сыерчыклар килгәч, оя хуҗалары тагы да илһамланып җырлый. Карыйсың: сыерчыкның башы югары күтәрелгән, кечкенә гәүдәсе калтырый, матур каурыйлы канатларын җилпеп ала. Күкәйләрдән балалары чыгар алдыннан гына концертлар тынып кала, аннан соң инде бик сирәк ишетелә. Чөнки балаларны карыйсы бар. Әтиләре белән әниләре, чиратлашып, азык эзли һәм балаларына ташый.
Сыерчыклар — оста пародистлар, дияргә мөмкин. Алар бик күп башка кошларның тавышларын истә калдыралар һәм, бик төгәл итеп, нәкъ үзләренчә башкаралар. Сыерчыкның җыры шул кошларның тавышларыннан тора да. Аны тыңлау — кроссворд чишкән төсле. Менә сыерчык карлыгач булып черелди, аннан карчыга булып кычкыра, тагын тавык булып кытакларга тотына. Кошлар тавышларын аермасаң да, сыерчыкны тыңлау кызык, чөнки ул җырына үзе ишеткән башка авазларны да куша. Шуңа күрә аннан бака бакылдаган, колын кешнәгән, тәгәрмәч шыгырдаган авазларны ишетсәң дә, гаҗәп түгел.
Сыерчыклар балаларын агач куышларында да, түбә астындагы уентыларда да, яр карлыгачлары оясында да чыгаралар. Алар 5—6 зәңгәрсу күкәй сала. Күкәйләрдән чыккан балаларның авызлары зур, томшык читләре сары. Караңгы ояда әти-әниләре аларны шушы сары томшыкларыннан таба.
Сыерчыклар, күбесенчә, бөҗәкләр белән туеналар. Балаларына да шуны ашаталар. Ояга якын тирәдә азык җитәрлек булса, сыерчыклар бер сәгать эчендә 30—35 тапкыр җим алып кайталар. Ьәр ике минут саен балаларына җим китереп торалар, дигән сүз.
Басу-бакчаларны корткыч бөҗәкләрдән чистартып, сыерчыклар кешеләргә зур файда китерәләр. Шуңадыр инде XVIII гасырда ук кешеләр сыерчыклар өчен оялар ясый башлаганнар. Аларны агач курчак формасында да, бизәкләп эшләнгән нәни йорт формасында да ясаганнар.
Сыерчыклар да кешеләргә торган саен ныграк ияләшә баралар. Аларның кайберләре хәтта кышларга да кала. Зур фермалар, ит комбинатлары тирәсендә, гомумән, азык таба ала торган җирләрдә кыш көне 20—25 коштан торган сыерчык көтүен күрергә була.
Ибраһимова Ф. Җ.