Какапо (ябалаксыман попугай) — җир йөзендәге иң зур попугай. Аның авырлыгы дүрт ярым кило, ә озынлыгы ярты метрдан арта икән. Чагыштыру өчен, дөньядагы иң кечкенә попугай — сары-коңгырт битле кәрлә попугайның авырлыгы 10 грамм гына һәм ул иң күбе 7,6 см га кадәр үсә ала.
Какапо — чынлыкта планетадагы бердәнбер очмаучы попугай. Ул Яңа Зеландиянең Көньяк утравының көнбатыш өлешендә яши, кеше йөрми торган урман-куакларда яшеренеп агач тамырлары арасында үзенә оя (өн) ясый.
Какапо, шулай ук, төнлә активлык күрсәтүче бердәнбер попугай һәм бу үзенчәлеге аңа ерткычлар игътибарыннан качарга ярдәм итә. Какапо оча алмаса да, җимеш эзләп сикерә һәм агачларга менеп җитә ала. Кызганычка каршы, какапо хәзер дөньядагы иң сирәк кошларның берсе дә.
Шунысы игътибарга лаек, попугайларның күпчелеге җенескә карамастан бертөрле күренә, ләкин ата какапо ана коштан зуррак, койрыгы озынрак, ә томшыгы кыскарак.
Какапоның туганы булып кеа — альп попугае санала. Күпчелек попугайлар җылы якларда яшәсәләр дә, кеа тауларда салкын шартларда яши. Аның, башка попугайлардан аермалы буларак, каурыйлары калын һәм яхшырак җылыта, шулай ук йомры гәүдәсе дә җылылыкны сакларга ярдәм итә.
Кеа бик акыллы һәм кызыксынучан кош буларак та билгеле. Ләкин, кайвакыт аларның чамадан тыш кызыксынучанлыгы кешеләргә зыян да китерә. Кеа кайвакыт машиналарны, ачык төстәге рюкзакларны һәм кешеләрнең киемнәрен кимерергә мөмкин. Шулай ук әлеге кошларның акча янчыгы, паспорт, алтыннан ясалган бизәнү әйберләрен урлап качу очраклары да билгеле. Бик шук кош икән, шулай бит?