Зур җәмигъ мәчетләрдә залны яктырту һәм бизәү өчен люстралар кулланыла. Төркиядәге күп кенә мәчетләрдә зур люстраларга тәвә кошы йомыркалары беркетелгән. Алар, үрмәкүчләрне куркытып, пәрәвез барлыкка килмәсен өчен хезмәт итәләр икән.
Йомыркаларның бу үзлеге үткән заман архитекторлар үткәргән тәҗрибәләр белән расланган. Әлеге ысулның сере бик гади: тәвә йомыркалары үрмәкүчләр бик яхшы сизә торган искә ия, ләкин ул ис кеше өчен сизелми диярлек.
Тәвә йомыркаларын Төркиянең һәр мәчетендә диярлек күрергә мөмкин, аларны коридорларда яисә гөмбәз астында урнаштыралар.
Мөселманнарда үрмәкүчләргә карата мондый игелекле караш очраклы түгел, алар үрмәкүчләрне үтермәскә тырышалар. Чөнки бу бөҗәкләр мәгарәдә мәҗүсиләр эзәрлекләүләреннән яшеренгән пәйгамбәрне (саллалаһу галәйһи уә сәлләм) һәм аның дустын коткарган дип санала. Үрмәкүчләр кыска вакыт эчендә мәгарә авызын ябып зур пәрәвез үрәләр, ә эзәрлекләүчеләр ертылмаган пәрәвезне күреп, монда беркем дә кермәгән дип уйлап, аларны башка урыннан эзләргә киткән.