Британиянең Линкольншир шәһәре зоопаркы хезмәткәрләре биш жако попугаен, тәртип бозганнары өчен аерым читлекләргә утыртырга мәҗбүр булган. Алар үзләре янына килгән кунакларны сүгенү сүзләре белән каршы алганнар.
Шунысы кызык, кошлар шул ук зоопаркта карантинда утырып, бер-берсен сүгенергә өйрәткәннәр. Аларның кайсысы шундый «кыйммәтле» лексикага ия булганы билгесез калган. Башта зоопарк хезмәткәрләренә бу бик кызык тоелган, ләкин кошларның үз-үзен тотышына карата халык жалоба белдергән.
«Башта аларның сүгенүләре безне көлдерде, ләкин безнең көлгән тавышны ятлап попугайлар үзләре дә «көлә» башладылар: берсе сүгенә башлый, икенчесе көлә, зоопарка килгән кешеләр өстенә мыскыллау яуган кебек килеп чыга», — дип аңлата зоопаркның директоры Стив Николс.
Шунысын да әйтергә кирәк, кайбер кунакларга, киресенчә, попугайлар сүгенүе ошаган, алар моны күрер өчен махсус килә торган булган. Ләкин балалар экскурсияләре дә бар бит әле… Кошларны аерып куйганнан соң, зоопаркта тынлык урнашкан.
Сүз уңаенннан, сүгенүне попугайлар гына түгел, Австралиянең Тидбинбилл тыюлыгында яшәүче Риппер кушаматлы үрдәк тә үзләштергән. Ул «ахмак» дип әйтә белә. Шунысы кызык, үрдәк тумыштан ук зоопаркта яшәгән, димәк, сүгенү сүзен бары караучылардан гына отып кала алган.