Дөньяның төрле почмакларында төрле сортлы бананнар үстерелә һәм аларның һәрберсенең тәме үзенчәлекле. Banana Link сайты мәгълүматлары буенча, дөньяда меңнән артык банан төре бар (сез моны күз алдыгызга китерә аласызмы!).
Ләкин, иң кызыклы төр, әлбәттә, зәңгәр яван бананы. Әйе, ул гадәти булмаган төстә һәм аның тәме дә гаҗәеп.
Live Love Fruit сайтында бу зәңгәр җимешнең тәме ваниль туңдырмасына охшаган дип әйтелә, менә ни өчен Гавай утрауларында аны «банан-туңдырма»дип атыйлар икән.
Шунысы кызыклы, бары өлгереп җитмәгән бананнар гына зәңгәр төстә була. Банан ашарга яраклы булып өлгергәндә караңгы сары төскә керә.
Сүз уңаеннан, аларны чи килеш кенә ашамыйлар, шулай ук пешерәләр һәм кыздыралар.
Бу бананнар салкынга чыдам, ләкин алар күбесенчә тропик климатта гына очрый.
Зәңгәр банан үз эчендә барлык сортларның иң яхшы сыйфатларын берләштерә. Ул тәмле генә түгел, шулай ук сәламәтлек өчен дә бик күп файдалы үзенчәлекләргә ия.